Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында 668 кешегә чит илгә чыгу чикләнә

Районда 668 кешенең чит илгә чыгу хокукы вакытлыча чикләнгән.

Бу хакта районның өлкән суд приставы Ольга Самарина хәбәр итте. Аның әйтүенчә, кешенең вакытында түләмәгән бурычы (салымнар, ЮХИДИ штрафлары, коммуналь түләүләр, кредитлар һ.б) 30 мең сумнан артса, аңа карата чит илгә чыгуны вакытлыча чикләү кулланылырга мөмкин. Ә алиментлар һәм кайбер башка түләүләр буенча әҗәтләр 10 мең сумнан арткан очракта да чит илгә чыгу мөмкинлеге ябыла. Әйтик, районда алиментларын вакытында түләмәүче 87 кеше чик аша чыгудан мәхрүм.

Үзеңнең бурычың юкмы икәнлеген Суд приставлары федераль хезмәте рәсми интернет-сайтында “Банк данных исполнительных производств” электрон сервисыннан карап белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев