Әлки районында автомобиль белән исерек килеш идарә итүчеләр тоткарланган
Яңалыклар

Әлки районында автомобиль белән исерек килеш идарә итүчеләр тоткарланган

​​​​​​​Узган атна эчендә полициянең кизү частендә төрле вакыйгалар турында 28 хәбәр алынган.

 Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен ике рейд үткәрелгән! Ә “Тоннель” операциясе барышында үткән һәр машинаны тикшергәннәр. Инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 87 очрагын, участок уполномеченныйлары 41 очракны ачыклаганнар.

Автомобиль белән исерек килеш идарә итүчеләр дә тоткарланган: аларның берсе Базарлы Матакта яши, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениесендә эшли. Икенчесе Үргәгар авылыннан, мәшгульлек үзәгендә машина йөртүче.

 

 


Нет комментариев