Әлки районында “Наркотикларсыз тормыш” оператив-профилактика чарасы үткәрелә
Яңалыклар

Әлки районында “Наркотикларсыз тормыш” оператив-профилактика чарасы үткәрелә

6-30 июньдә район эчке эшләр бүлекчәсе “Наркотикларсыз тормыш” оператив-профилактика чарасы үткәрә.

 

Бу көннәрдә бүлекчә хезмәткәрләре  рейдлар оештырдылар, “Яшь имәннәр” лагеренда балалар белән наркотиклар куркынычы турында әңгәмә үткәрделәр. Хокук сакчыларының бөтен тырышлыгы районда наркотикларның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтүгә юнәлдерелә.

 

 

 

 


Нет комментариев