Реклама
Яңалыклар
Әлки районында яшәүче 6537 пенсионерның меңнән артыгы эшләп йөри әле
Киләсе атна башында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу датаның календарьга кертелүе кеше гомеренең озынлыгын һәм активлыгын арттыру, картлык чорына хас проблемаларга җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү белән бәйле.
Алдагы буыннар белән чагыштырганда бүгенгеләр бөтенләй башкача яши һәм э ш л и , к ө н к ү р е ш дәрәҗәсе дә күпкә югарырак. Болар картлык дигән төшенчәне дә үзгәртеп, өлкәннәрнең тормыш рәвешенә йогынты ясамый калмый, билгеле. Инде 55-60 яшькә җитеп тә хезмәтен ташламаучы, районның җәмәгать эшләрендә актив катнашучы ө л к ә н н ә р е б е з е л д а н - е л к ү б ә я . Б у сөендерә, билгеле, һәм галимнәрнең кеше гомере уртача 140-150 ел булырга тиеш дигән фаразлар гамәлгә ашар чорны якынайткандай була.
Б е з н е ң ө л к ә н яшьтәге әлкилеләребез арасында да тиктормас кешеләр бик күп. Быелның апрель-май айларында авылларда ветераннар оешмаларында сайлаулар булып үтте, һәм 41 шундый яңа оешма сулыш алып эшчәнлеген дәвам итте. Район ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин әйтүенчә, авылларда үзләренә “башлык” итеп һәркемгә ачык, актив кешеләрне сайлап куйганнар. Күбесе инде үзләрен күрсәтеп тә өлгергән.
– Ю х м а ч ы д а өлкәннәрне Владимир Кузнецов җитәкләде. Аның олы яшьтәгеләр белән эшләү тәҗрибәсе дә, яшьләрчә активлыгы да бар. Каргадан Гөлчирә Хәсәншина олыларны үзешчән сәнгатькә җәлеп итәргә тырыша. Иске Ч а л л ы д а н К а с ы й м Х ә м з и н , Б а з а рл ы Матак мәктәбендә Федор Казачкин шулай ук тиз арада эшкә керештеләр. Алар белән даими элемтәдә без, киңәшләшәбез, булган проблемаларны бергәләп хәл итәргә тырышабыз,– ди Ришат Әсәтович.
Гомер буе ил-көнгә хезмәт итеп, балалар үстереп, өстеңә йөкләнгән бурычларны үтәп бетергәч, үзең теләгәнчә яшәү, яраткан шөгылеңә элек җиткереп булмаган вакытны багышлау зур бәхет ул (бу урында сәламәтлек кенә нык булсын, дип куйыйк әле!). Кемдер бакчачылык, кул эшләре белән шөгыльләнә, кемдер үзешчән сәнгатьтән аерылмый. Әйтик, Югары Әлморзадан Наилә апа Алимова шигырьләр яза һәм аларны сәхнәдән укый. Аның авылдашы Рамилә Шаяхмәтова, Карамалыдан Җәмилә апа Минһаҗева, Каргадан Чулпания апа Фәттахова, Борискинодан Александра Воронцова, Үргәгардан Г а в а з З а к и р о в сәхнәдән тамашачыны сөендереп торалар. Район мәдәният йорты каршындагы “Сударушка” ансамбленнән башка концерт узмый… Һәм бу исемлекне бик озак дәвам итәргә булыр иде.
Р а й о н д а б ү г е н 6537 пенсионер яши, аларның бер меңнән артыгы әле эшли! Бу атнада Россия Дәүләт Думасы пенсия реформасына кагылышлы яңа законны икенче- өченче укылышта карап, ил төбәкләреннән к и л г ә н 2 0 0 д ә н а р т ы к т ә к ъ д и м - ү з г ә р е ш л ә р н е д ә исәпкә алып, яңа закон кабул итәргә тиеш. Нәтиҗәдә пенсиягә чыгу яше сизелерлек артачак. Димәк, “картлык” дигәне дә һәркемгә соңрак киләчәк.
… Ә а л д а г ы а т н а ө л к ә н н ә р ө ч е н б ә й р ә м р у х ы н д а үтәр. Үзләре эшләп ялга чыккан оешма- п р е д п р и я т и е л ә р аларны кунакка чакырып хөрмәтләргә, б ү л ә к л ә р б и р е п сөендерергә җыена. Бу бәйрәмнәрдән бер генә өлкән яшьтәге райондашыбыз да читтә калмасын, нәүмиз булмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев