Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә иртәгә сигез район вәкиле татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында фикерләшәчәк

Иртәгә, 20 августта, районда татар телен саклау һәм үстерү җәһәтеннән дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе була.

Киңәшмә эше белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелек итәчәк.

Әлеге чарада Әлки, Аксубай, Алексеевск, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай, Лаеш районнары вәкилләре катнаша.

Чараның төп өлеше район мәдәният йортында узачак. Аннан соң киңәшмәдә катнашучылар Алексеевск аграр көллиятенең район филиалында булачак. Кунакларның шулай ук Карга авылына баруы, анда “Әлки” кулланучылар кооперативы эше белән танышуы, халык белән очрашуы күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев