Матур киләчәк өчен тавыш бирәбез
Яңалыклар

Матур киләчәк өчен тавыш бирәбез

Өч бала үстереп килүче Рөстәм һәм Ләйсән Бадыгиннар, иң кечкенәсен – яшь ярымлык кызчыклары Мәдинәне кулда күтәреп, тавыш бирү өчен район мәдәният йортына җомга көнне үк иртәдән килделәр.

Ләйсән Фоат кызы моны: “Мөһим эшләрне без беренче үтибез. Сайлауларда даими катнашсак та, моны бәйрәмдәй кабул итәбез һәм һәрвакыт имтихан тапшыргандай дулкынланабыз”, – дип аңлатты.

Гаилә башлыгы Рөстәм Җәүдәт улы исә: “Иң зур теләк – киләчәгебез тыныч булсын. Илебез җиңүе белән хәрби бәрелешләр тизрәк бетсен, үзебез дә, балаларыбыз да матур тормышта яшәсәк иде. Шуның өчен тавыш бирәбез без”, – дип, өмет-хыяллары белән уртаклашты.


Нет комментариев