Наилә һәм Ирек Хәйретдиновлар: «Хәзер тагын да рәхәтрәк»
Яңалыклар

Наилә һәм Ирек Хәйретдиновлар: «Хәзер тагын да рәхәтрәк»

Сайлауга гаилә белән килү – матур гадәт. Базарлы Матакта яшәүче ирле-хатынлы Наилә һәм Ирек Хәйретдиновлар да тавыш бирергә икәү килгәннәр иде.

Бу якташларыбыз гомер буе районыбызда хезмәт итеп яшәгән: Наилә апа авыл хуҗалыгы идарәсендә – сәркатип, Ирек абый агрохимик булган. Бүгенге көндә алар лаеклы ялда. Һәм, билгеле, хезмәт елларында да, пенсиягә чыккач та, бар сайлауларда да катнашканнар да. Шуңа элеккеге белән бүгенгене чагыштырып сөйли дә алалар: 

- Без сайлауны бәйрәмдәй кабул итәбез. Ә Совет чорында аны аеруча да көтеп ала идек. Чөнки ул көнне башка вакытта сатуда булмаган ризыклар да тәкъдим ителә бит. Тавыш бирүдән муенга бауга тезеп сатылган келиндерләр асып кайтабыз, шуңардан да канәгать, күңелдә шатлык була, – дип, үткәннәргә әйләнеп кайтты Наилә апа.

Аның каравы, хәзер ел әйләнәсе кибетләрдә  нинди генә ризык юк. Теләгәнен сатып алып, сыйланып яшибез, тынычлык кына булсын. Алга таба да мул табын белән, рәхәттә, шатлыкта яшәү өчен тавышыбызны бирәбез дә,  – дип, сүзне дәвам итте Ирек абый да.


Нет комментариев