Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онытмагыз: грипп – йогышлы чир

Көннәр салкын, юеш булганда, авырулар да, аеруча грипп, ОРВИ кебек йогышлар тиз тарала. Тиешле чаралар күрелмәгәндә, ул кизүгә дә әйләнергә мөмкин.


Табиблар фикеренә караганда, ОРВИ бераз җиңелчәрәк узса, грипп бик нык өзлегүләргә, хроник авырулар баш калкытуга һәм хәтта сәламәтлеге какшаган кешеләрнең үлеменә дә китерергә мөмкин. Аеруча балалар, йөкле хатын-кызлар, төрле чирләрдән газапланган кешеләр, өлкәннәр авыру көчле үсеш алу куркынычы зур булган төркемгә керә. Күп тапкырлар язганыбыз да бар: иң яхшы саклану чарасы ул – грипптан вакцина кадату. Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина: “2023 елда гриппка каршы 11104 кешегә, шул исәптән 2333 балага вакцина кадату ниятләнелгән иде. Ул халыкның, кимендә, 60 проценты дигән сүз. Бүгенге көнгә 7030 (шуның 1678 е балаларга каралган) вакцина кайтты. Прививканы балаларга да 6 айдан башлап кадатырга мөмкин. Октябрь аенда кешеләр күбрәк авырый башлады, сентябрь аена караганда, мөрәҗәгатьләр күбрәк. Бәхеткә, аларның күбесенә ОРВИ билгеләмәсе куела. Әле салкыннар башлана гына. Авыру таралу дулкыннары булачак. Шуңа да вакцинаны кадатырга кирәк. Чөнки гриппны йоктырган очракта да, саклану чарасын күрсәң, ул өзлегүләргә китермәячәк. Вакцина кайтып тора, ул больницаларда да, ФАПларда да бар. Шуңа да һич тә курыкмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – диде. Сүз ахырында шуны әйтәсе килә: табиб сүзләренә караганда, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр вакцинаны кадатуга шулай ук бик җаваплы карарга тиеш. Алар үзләренең халык белән эшләвен, гриппның бик йогышлы булуын онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев