Район башлыгы Александр Никошин 100 яшьлек әлкилеләрне бәйрәм белән котлады
Район башлыгы Александр Никошин, Чуаш Борнаенда яшәүче, ноябрь аенда 101 яшен тутырачак Татьяна Андрееваның һәм аннан 3 кенә айга кечерәк Карга авылының өлкән буыны вәкиле Миңнегөл апа Гафиятуллиналарның, 101 яшлек Хазим Фәхретдиновның (Түбән Әлки) хәлен белде, бәйрәм белән котлады, ТР Рәисе һәм район исеменнән бүләкләр тапшырды.

– Әле ярый сез бар, яшь буынга үрнәк күрсәтердәй, яшәргә өйрәтердәй кадерле апаларыбыз. Сау-сәламәт булыгыз. Безне, якыннарыгызны, онык-оныкчыкларыгызны шатландырып гомер итегез, – диде ул әлеге ак күңелле, күпне күргән хөрмәтле райондашларыбызга.
.jpeg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев