Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең мәктәп укучылары хәрәкәте “Кәгазь батлы” дигән бәйге игълан итте

.

Бу макулатура җыю буенча гади бер ярыш кына түгел, ә табигатьне саклау максатында башкарыла торган бик мөһим эш тә. Җыелган макулатураның һәр тоннасы – 20 агачны саклап калу һәм 20 мең литр суны экономияләү, никадәр электр энергиясен янга калдыру дигән сүз.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов сүзләренә караганда, мәктәпләр беренчеләрдән булып чүп-чарны бүлеп җыю буенча контейнерлар урнаштырдылар. Ә район укучылары ел саен 100 тоннадан артык кәгазь калдыклары җыялар. Бу атнада гына да өч тоннадан артык макулатура җыеп тапшырылды. Ә уку елы башланганнан бирле ул 28 тонна тәшкил итте.  Җыелган чималны реализацияләп, мәктәпләр  114 мең сум акча эшләде. Районның 20 гомумбелем мәктәбендә 1940 бала белем ала, аларның һәркайсына исәпләгәндә уртача 14,5әр килограмм макулатура туры килә.

Район мәктәпләре арасында җыелган чималның гомуми күләме буенча лидерлар да мәгълүм. Болар – Базарлы Матак урта мәктәбе (9 тонна) һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия (7 тонна). Гимназиянең һәр укучысына уртача 22 килограмм макулатура туры килсә, район үзәге урта мәктәбендә бу күрсәткеч 14 килограмм тәшкил итә. Иске Салман һәм Түбән Кәчи мәктәпләре укучыларының да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк, алар уртача 18әр һәм 23әр килограмм кәгазь калдыклары җыеп тапшырганнар. Калган мәктәпләргә алардан үрнәк алырга кирәк.

Макулатурадан тыш, укучылар пластик калдыклары да тапшыра. Уку елы башыннан бирле 1572 киограмм пластик җыелган, шуның 850 килограммы район үзәге мәктәбенә туры килә. Әмма иң тырышлар – Алпар урта мәктәбе укучылары, алар һәркайсы 2,7шәр килограмм пластик җыеп алып килгән. Балаларның мондый тырышлыгы чүп-чарны дөрес утильләштерүгә тиешле әһәмият бирмәүче олылар өчен дә үрнәк булсын иде.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев