Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәһит Бари улының сугышчан батырлыгы турында республика матбугатында бик күп мәкаләләр дөнья күрә

 Күптән түгел “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Эдуард Латыйпов районыбызда булды.

 

Ул Татар Суксуы авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәленә чәчәк бәйләме салды. Эдуард Латыйповның дәү әтисе Шәһит Бари улы Латыйпов шул авылда туып- үскән икән.

 

Шәһит Латыйпов 1918 елда туган. Педагогика училищесын тәмамлагач, Иске Чаллы мәктәбе директоры булып эшләгән. 1941 елның маенда ул армиягә алына, аерым төзелеш батальоны со­ставында Белоруссиягә юллана. Анда алар аэродром төзиләр.

Бөек Ватан сугышы башлан­гач, ул хезмәт иткән баталь­он аерым сапер батальоны итеп үзгәртелә. 1941 елның декабрендә отделение коман­диры Шәһит Латыйпов Волоко­ламск шоссесы районында фу­гаслар урнаштыруны оештыра. Ә Мәскәү янында фашистларга каршы һөҗүмгә күчәр алдын­нан алар миналарны зарарсыз­ландыралар, миналы кырлар­да безнең танклар өчен үтәргә хәвефсез юллар булдыралар. Егетнең кыюлыгын, оешты­ру сәләтен күреп, тиздән аны офицерлар әзерләү мәктәбенә юллыйлар. Ул аны бик әйбәт күрсәткечләр белән тәмамлый.

1943 елны инде взвод коман­диры Ш.Латыйпов Орел-Курск дугасындагы бәрелешләрдә, Харьков, Красноград, Полта­ва, Кременчуг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Шулай ук Бе­лоруссия, Польша өчен барган каты сугышларда батырлыклар күрсәтә. Якташыбыз Берлинны, Рейхстагны штурмлауда да кат­наша. Төрле бәрелешләрдә ул өч тапкыр яралана.

Шәһит Латыйпов ике Кызыл Байрак ордены, өч Ватан су­гышы ордены, ике Кызыл Йол­дыз ордены, бик күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

1953 елда ул югары офицер­лар мәктәбен тәмамлый һәм хәрби хезмәттә кала. Ун елдан соң гражданлык хезмәтенә күчә һәм 1988 елга кадәр Татарстан АССР элемтә идарәсендә бүлек җитәкчесе булып эшли.

Шәһит Бари улының сугыш­чан батырлыгы турында респу­блика матбугатында бик күп мәкаләләр дөнья күрә. Аның исеме Татар Суксуы авылында Бөек Ватан сугышында катнаш­кан каһарманнар истәлегенә ку­елган һәйкәлдә уеп язылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев