Соңгы өч елда Әлки районында 125 йортта янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштырылган.
Яңалыклар

Соңгы өч елда Әлки районында 125 йортта янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштырылган.

  Әлеге янгын “хәбәрчеләре” бе­ренче чиратта күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, ин­валидлар яшәгән йортларга куелды.

 Башлыча түшәмгә беркетелә тор­ган бу җайланма ут чыккан очракта хәвеф турында хәбәр бирә, кешене йокысыннан уята. Узган елда гына да республикада автоном янгын “хәбәрчеләре” ярдәмендә 18 кешенең, шул исәптән 9 баланың гомерләре са­кланып калган. Үзебезнең районда да андый хәл булды. 2017 елның гыйн- варында Татар Төгәлбәе авылын­да күп балалы Сәхиповлар яшәгән йортта янгын чыга. Аш бүлмәсендә урнаштырылган автоном җайланма эшләп китү аркасында әниләре дүрт кечкенә баласы белән өйдән чыгып өлгерә, беркем дә зыян күрми.

Ут-күз турында хәбәр итүче җайланманы һәркемгә үз өенә алып куярга киңәш итәбез, ди район ян­гын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов. Аны махсус сәүдә учреждениеләрендә сатып алырга була.


Нет комментариев