Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты янында Әлки район делегациясе булды

23 февраль алдыннан Казанның Сәлих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы кичә булды. Әлеге чарада безнең район делегациясе дә булып кайтты. 

Республика Президентының үзеннән котлау сүзләре ишеткән, соңыннан бәйрәм концерты караган һәм чәй өстәлләре артында сыйланып кайткан якташларыбыз арасында хәрби хезмәтен Әфганстанда үткән Түбән Әлки егет Илгиз Шакиров, Чечня Республикасындагы вакыйгаларда катнашкан Андрей Измайлов (ул Базарлы Матакта яши) һәм район хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнар Хәмәтҗанов та бар иде. Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дарья Хәлилова озатып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев