Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ хезмәткәрләре Әлки районында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 60 кешегә беркетмә төзегәннәр

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре Базарлы Матакта яшәүче ике кешене исерткеч эчемлек кулланып автомобиль белән идарә иткәндә туктатканнар.

  Аларның берсе суд тарафыннан шул кагыйдәне бозган өчен автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Аңа карата эш кузгатылган. Бу турыда “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин әйтеп узды.

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре районда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 60 кешегә беркетмә төзегәннәр. Бигрәк тә автомобиль юлы аша җәяүлеләр чыга торган “зебра”га транспорт куеп калдыру очраклары күп теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев