Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

Әнкәйләрнең йөрәге..

(Барлык әниләргә багышлап...)

Әнкәйләрнең йөрәге – төпсез сандык.
Ул сандыкта без дә күпне салдык:
Сагыш, шатлык, куанычлар, күз яшьләре
Дәрәҗәләр, зур өметләр, тормыш мәшәкатьләре
Мәхәббәтен, кайгысын да салдык шунда,
Бар да сыйды эниемнең йөрәк дигән төпсез сандыгына.
Бала диеп, балам диеп әнкәй түзә,
Төпсез сандык – әнкәй йөрәге «дөп-дөп» тибә.
Йөрәк дигән төпсез сандык бер мәл тула...
Утлы вулкан кебек кайный-куптарыла.
Шул сандыкны ачып ташлап, бар булганын
Бушатасы килә аналарның...
Ләкин ана түзә – сандык бикле...
Сорау борчый: «Кайчаннарга тиклем?»
Туктамасын ул йөрәкләр, гел типсеннәр!
Шул сандыкка яхшылыклар гына
Үрелсеннәр...

Гөлназ Хәлиуллина, Базарлы Матак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев