Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

ДЕКАБРЬГӘ НИ БУЛДЫ

Кичә кичтән көз белән хушлаштык. Календарьда бүген декабрь. Декабрь кердеме безнең күңел Сагындырган бәйрәм көтә бит.

Ак карларны, бураннарны көтә.
Кыш бабайны, чана тарттырып.
Ә урамда һаман яңгыр ява
Узган көзнең көнен арттырып.

Аңламассың хәзер бу дөньяны.
Кышын яңгыр ява, җәен кар.
Гаҗәпсенеп моңаеп калганнар
Яңа елга дигән чыршылар.

Декабрьдә инде челтәргә төренгән 
Ак каеннар тора ямансу.
Балалар чыр-чуын көтеп ята,
Боз катмаган күл һәм агымсу.

Безнең бала чакта декабрьдә
Карлар күмде капка башларын.
Энҗе бөртекләре бизи иде
Шәрә ботакларын агачларның.

Салкын җилләр исеп чеметкәләп
Алсу итә иде битләрне.

Чана шуа идек тау битендә
Ера ера  күмгән көртләрне.

Үзгәрде шул дөнья. Хәзер инде
Андый кышлар булмый диярлек.
Безнең балачакны әнә шулай
Калды инде сагнып сөйләрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев