Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

Илдар Мингәрәев. Хуш киләсең Яңа ел

Ак карлары, бураннары белән Яңа ел керә бусага атлап. Сүтелмәгән серле  бер йомгак ул, Укылмаган өр яңа китап.

 
 
Хуш киләсең көтеп алган бәйрәм!
Зур өметләр сиңа баглыйбыз.
Туар көннәр хәерле булыр дип
Ышанычлар белән карыйбыз.

Сәламәтлек китер бүләк итеп.
Тукталмасын безнең хәрәкәт.
Шуңа да бит картлар белеп әйткән
Хәрәкәттә диеп бәрәкәт.

Яңа елда табыннар мул булсын.
Шатлык кунсын өйләр түренә.
Яңа елның ак карлары кебек
Ак  бәхетләр килсен һәркемгә.

Кайгы-хәсрәт ишек шакымасын,
Хәвеф-хәтәр йөрсен еракта.
Туган-тумачалар бергә булсын.
Дус-иш килсен ешрак кунакка.

Кара болыт узсын ил өстеннән:
Явыз сырхау бетсен ил-көндә.
Кешеләр дә һәрчак елмайсыннар.
Сөенечләр тулсын күңелгә.

Алдагы гомердә насыйп булсын
Яңадан яңа үрләр яуларга.
Менә шундый юллар язып куйдым
Төне буе яуган ак карга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев