Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

Илдар Мингәрәев. Сабакташлар

САБАКТАШЛАР  Әкрен генә атласак та Тутырдык алтмыш бишне. Яшик әле сабакташлар Истә тотып җитмешне.

Тау менгәнбез дә төшәбез.

Гомер юлы ул шундый.

Күз йомганчы үтә китә,

Бездән дә сорап тормый.

Көмеш кунса да чәчләргә

Йөрәк бит унсигездә.

Пенсионер дигән тамганы

Тагарга иртә безгә.

Тик үкенмик үткәннәргә,

Борылып артка карап.

Безнең яшьлек гөрләп узды,

Әйтерсеңлә дулкын ярган

Диңгездәге зур кораб.

Кешедән кимен куймадык

Заманында дөньяның.

Яшәгәндә була инде

Тормышның төрле чагы.

Аңа карап баш имәдек,

Канат салындырмадык.

Җае чыкса биедек тә,

Кирәк чакта җырладык.

Без тату булдык үзара.

Дошманга сер бирмәдек.

Әти-әниләр йөзенә

Кызыллык китермәдек.

 

Хәйран калып сокландылар

Җыелышып очрашсак.

Калмады без җыелмаган Чаллы*,

Казан һәм Матак.

Моннан соң да шулай калыйк,

Сирәгәйсә дә арабыз.

Калганыбыз исән булсак

Кабат очраша алабыз.

 

Илдар Мингәрәев.

*Иске Чаллы авылы күздә тотыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев