Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

Ирек Билалов. Бәхет телим

Бәхет телим һәммәгезгә: Олыгызга, кечегезгә. Дусларга һәм туганнарга, Һәрбер якын кешегезгә.

 

Килгәнбез без җир йөзенә
Бәхет өчен, шатлык өчен.
Шуңа да тырыша кеше,
Куеп булган барлык көчен.

Бәхет ул сандугач түгел,
Очып килми һәр бакчага.
Кызыкмый ул байлыкка да,
Табынмый һич зур акчага.

Бәхет килә эш сөйгәнгә,
Туры юлдан атлаучыга.
Иман саклап, дөрес уйлап,
Үз намусын саклаучыга.

Кеше итсәң кешеләрне,
Үзең калсаң кеше булып.
Әти фикерен тыңласаң,
Бәхетең гел торыр тулып.

Онытмасаң син Аллаһны,
Күңелеңдә тотсаң һәрчак.
Ул сиңа ярдәмен сузар,
Көтмәгәндә хәтта, кайчак.

Булганнарын саклый белик,
Бер - беребезгә бәхет телик.
Изге уй, хыяллар белән
Яңа елга килеп керик.

Яңа елда бәхет телим
Олыларга, кечеләргә.
Яшик җирдә матур итеп,
Үрнәк булып кешеләргә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев