Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 мартындагы 376 нчы карары нигезендә 17 апрельдән 10 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә.
Исегезгә төшерәбез: әлеге вакыт аралыгында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык 2 тапкыр арта:
гади кешеләргә – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
вазифаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
шәхси эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
юридик затларга – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Быелгы янгынга каршы куркынычсызлык режимының төп үзенчәлеге – әлеге вакыт аралыгында учак ягуны, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән, чүп-чар яндыруны тулысынча тыю.
Нет комментариев