Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Әлки районында 11 айга 28 янгын булган

Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов сүзләренә караганда, ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районыбызда 28 янгын булган.

Ул узган елның шул чоры белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк.  Бәхеткә, һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк. 

Янгын чыгуның төп сәбәпләре – электр җайланмаларын куллану һәм, мичләрне якканда, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, электр үткәргечләренең тузуы, тәмәке тартканда, ут белән саксыз эш итү. 

Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы әйтүенчә, үзеңне һәм якыннарыңны янгыннан саклауның бер ысулы – шәхси йортларда янгын хәбәрләгечләре урнаштыру. Алар, төтен чыгуга ук хәбәр биргәнгә, янгын чыгуын ут дөрли башлаганчы ук сизеп алу мөмкинлеге тудыра. Әлеге җайланмаларны куллануның шәхси йортларда һәлак булучылар санын 45-60 %ка киметүе дәлилләнде. 

Бүгенге көндә автоном хәбәрләгечләр куллану – янгыннан саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Аларның иң киң таралганы – төтен җайланмалары. Бу хәбәрләгечләр, әйбер янудан һавага таралган төтенгә җавап итеп, хәфевне искәртә: кычкыра башлый. Хәбәрләгеч чыгарган тавыш хәтта бүлмәдә йоклаган кешене уятырга да сәләтле. 

Исегездән чыгармагыз: ут белән һәрвакыт сак эш итегез, уяу булыгыз, гомерегезне һәм тапкан милегегезне куркыныч астына куймагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев