Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Әлки районында кипкән үләннәр яну очраклары ешайды

Татарстан Республикасы территориясендә, шулай ук Әлки районда яңгырсыз кызу көннәр тора.

Шуңа да соңгы вакытта кипкән үләннәр, чүп-чар яну очраклары ешайды.


Җәйге чор яллар, балаларның каникул вакытлары. Күпләр табигатькә чыгып ял итә. Бу да янгын чыгуга сәбәп тудыра. Ә бит мондый коры, эссе көннәрдә янгыннан саклану таләпләрен аеруча төгәл үтәү сорала.
Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшчәнлек буенча бүлек җитәкчесе Рәдис Инсапов түбәндәге таләпләрне үтәүне тәкъдим итә. 
-    җилле көнне учак торгызудан сакланыгыз;
-    биналар, техника һәм тиз кабынучан предметлар янында ачык ут белән эш итмәгез;
-    утны балаларга карап торырга ышандырмагыз;
-    агачларга якын урында учак торгызмагыз.
Табигатьтә янгын чыгуга төрле сәбәпләр китерергә мөмкин. Иң еш кабатланган сәбәпләр:
-    күзәтүсез калдырган ут, учак. Сүндермичә ташланган тәмәке төпчеге, шырпы, янып бетмәгән учак – болар барысы да янгын чыгуга куркыныч тудыра;
-    коры, эссе көнне куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә болгарка, эретеп ябыштыру, ут кабызгыч белән эш итү.
Янгын чыгуга чүп-чар яндырулар, балаларның шырпы белән шаяруы, тиз кабынып китүче предметлар һәм материалларны дөрес сакламау һәм файдаланмау сәбәп булырга мөмкин.
Табигатьне һәм үзегезне янгыннан саклагыз!  Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен саклап кына ял итегез һәм эшләгез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев