Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Әлки районында узган елда 30 янгын очрагы теркәлде

2024 елда Әлки районында 30 янгын очрагы теркәлде, ул, 2023 ел белән чагыштырганда, 1 очракка күбрәк.

2024 елда шундый фаҗига чыгу сәбәпле, 1 кеше һәлак булды. Ут чолгап алып юк ителгән яисә зыян килгән йортлар саны – 9, ишегалды корылмалары: мунча, абзар һәм гаражлар – 10. Нәтиҗәдә, күп миллион сумлык зыян салынды.
Янгыннарның ни сәбәпле килеп чыгуы турында сүз алып барсак, түбәндәге нәтиҗәләр ясала:
–    электр җайланмаларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 13 очрак;
–    ут белән саксыз эш итү – 8 очрак. 
Күргәнегезчә, алда әйтеп кителгән янгыннар килеп чыгуда кешеләр үзләре гаепле. Мондый бәхетсезлекләр күзәтелмәсен өчен, көнкүрештә гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Аерым алганда, алар түбәндәгеләр:
–    бер электр үткәргечкә зур йөкләнеш төшәрлек итеп, берьюлы берничә җайланманы кабызмагыз;
–    газ һәм электр җайланмаларын, өйдән чыгып киткәндә, эшләтеп калдырмагыз;
–    балаларны ялгыз калдырмагыз, алар ут белән уйнарлык булмасын;
–    корылмалар янында учак якмагыз һәм кипкән үләннәр яндырмагыз;
–    тәмәкене махсус урында гына тартыгыз. Спиртлы эчемлекләр кулланганда, бу мәсьәләдә аеруча сак булырга кирәк;
–    җылыту мичен, электр үткәргечләрне һәм җайланмаларны вакытында төзәттерегез һәм белгечләрдән тикшертегез;
–    янгын чыгуын шундук белеп алу өчен, өегездә автоном төтенле янгын хәбәрлегече урнаштырыгыз. 
Янгын чыгудан үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз, янгын куркынычсызлыгының алда язылган кагыйдәләрен үтәргә тырышыгыз. 
Янгын чыккан очракта, 101 яисә 112 телефоннарына шалтыратыгыз. 
Рәдис Инсапов, Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев