Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Балалар шаяруы аркасында Юхмачы авылындагы гаилә йорт-җирсез кала язган

Баланың шырпы белән уйнавы аркасында гаилә йорт-җирсез кала язган.

 Бу хәл 30 майда Юхмачы авылында була. Ут кыска гына вакыт эчендә каралты-кураларны көлгә әйләндерә һәм мунчага күчә. МЧС хезмәткәрләре килеп җиткәндә ялкын телләре торак йортны ялмый башлаган була инде.  Янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгы белән утка чик куела. Әмма кызыл әтәч веранданы һәм йорт түбәсен юк итеп өлгерә.

–Әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, тагын бер кат искәртәсем килә: шырпы балалар уенчыгы түгел. Уяу булыгыз! Югыйсә җәйге ялның бөтен гаилә өчен фаҗигагә әйләнүе бар. Ярый әле бу юлы кешеләр зыян күрмәде,–ди Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Радис  Инсапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев