Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Базарлы Матак авылында мунчада янгын чыккан

12 октябрьдә төнге сәгать 2 дә Базарлы Матак авылында мунчада янгын чыккан.

Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелегенең баш инспекторы Рәдис Инсапов әйткән сүзләргә караганда, мунча түбәсенә һәм түшәм такталарына зыян килгән. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Ут чыгу турында вакытында хәбәр ителгәнгә һәм янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләренең үз эшләрен белеп башкарулары нәтиҗәсендә, янгын көчәеп киткәнче сүндерелгән, аның янәшәдәге торак йортка күчүенә юл куелмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев