Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Борискино авылында сарай янды

7 декабрьдә 7 сәгать 43 минутта Борискино авылында сарай янган.

 
Янгын чыгу сәбәпле, ут сарайның ярты мәйданын, түбәсен һәм андагы кирәк-ярак әйберләрне юк иткән. Бәхеткә, һәлак булучылар юк, беркем дә имгәнмәгән. Бәхетсезлеккә китергән сәбәп – җылыту мичен кулланганда, куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү. Мондый фаҗигаләрне булдырмау максатыннан, Янгын күзәтчелегенең Әлки һәм Спас районнары буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов җылыту мичләрен кулланганда мәҗбүри таләпләрне үтәргә кирәклеген тагын бер тапкыр искәртә. Янгыннан үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев