Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Чуаш Кичүе авылындагы шәхси йортта янгын чыккан

19 февраль кичендә Чуаш Кичүе авылындагы шәхси йортта янгын чыккан.

Фаҗига нәтиҗәсендә агач йорт тулысынча янган. Бәхеткә, янгында берәү дә һәлак булмаган, беркемгә дә зыян килмәгән. Ут күршедәге шәхси йортларга һәм ишегалды корылмаларына зыян китермәгән. Янгын чыгуга китергән сәбәп – җылыту мичен кулланганда, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү. 
Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов сүзләренә караганда, әлеге бәхетсезлек – җылыту мичен тиешенчә файдаланмауга бәйле рәвештә чыккан өченче очрак. Мондый бәхетсезлекләр күзәтелүгә юл куймау максатыннан, Рәдис Рәис улы җылыту мичләреннән файдаланганда, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә чакыра. Ул зур күңелсезлекләрне, матди зыян килүне булдырмаска ярдәм итәр. 
Рәдис Инсапов, 
Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев