Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Җылыту сезоны башланганчы, мичләрне һәм төтен юлларын яхшылап тикшерегез

Салкыннар башлангач, шәхси йортларда янгын күзәтелү очраклары да арта.

Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов сүзләренә караганда, йортларын җылыту өчен утын,  газ ягу мичләре, электр көнкүреш җайланмалары булган бар кешеләргә дә куркынычсызлыклары турында уйланырга кирәк. 

Көзге-кышкы чорда янгынга китергән иң еш сәбәп ул – электр белән  җылытылучы җайланмаларны куллану кагыйдәләрен бозу һәм утын белән ягылучы төзек булмаган мичләрдән файдалану. Шул сәбәпләр аркасында 2022-2023 елларда Әлки районында ягу чорында 14 янгын чыккан, нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булган. Ут шәхси йортны, ишегалды корылмаларын юк иткән, зур матди зыян салынган.
Янгын чыкмасын өчен, җылыту сезоны башланганчы, мичләрне һәм төтен юлларын яхшылап тикшерегез, корымыннан чистартыгыз һәм төзекләндерегез. 

Туңган ягулык һәм суүткәргеч торбаларын һәм алар идән астында яисә чормада булганда да ачык ут белән җылытмагыз. 
Кечкенә балаларның мичләрне ягуына юл куймагыз. 

Ягулык миче каршысында 50х70 үлчәмендә калай кадаклагыз. Анда утын яисә башка янучан материаллар куймагыз. 
Йорт җиһазлары, келәмнәр һәм башкалар мичкә якын булмасын. 

Тиз янып китүчән һәм янучан сыеклыкларны мич кабызу өчен кулланмагыз. 
Йортлардагы электр үткәргечләр һәм электр җайланмалары төзек булсын. 

Электр үткәргечләрен һәм электр җайланмаларын бары тик үз һөнәрләренең осталары гына төзәтсен. 
Ут чыбыкларында кыска ялганыш булмасын һәм аңа көчәнеш төшмәсен өчен, саклагычларның бары тик заводта җитештерелгәнен генә файдаланыгыз. 

Электр җайланмаларын ут челтәренә бары тик заводта җитештерелгән штепсель ялгагычлары ярдәмендә генә тоташтырыгыз. 
Электр розеткасы, вилкаса кызса, электр җайланмалардан ут чаткылары күренсә яисә кыска ялганыш килеп чыкса,  аларны тиз арада уттан алыгыз һәм белгечне чакыртып төзекләндерегез. 

Бүлмәне җылыту өчен, үзлегегездән ясалган ут җайланмаларын файдаланмагыз. Киемнәрегезне һәм башка тиз янучан материалларны электр җылыткыч җайланмалар өстендә киптермәгез. 

Электр җайланмаларны утка тоташтырган килеш калдырмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев