Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Янгын чыгып, бәйрәм бәлага әйләнмәсен

Янгыннар һәм кеше үлемнәре булмасын өчен, Янгын күзәтчелегенең Әлки һәм Спас районнары буенча бүлеге тарафыннан 2022-2023 елдагы Яңа елга бәйле бәйрәм чараларын уздырганда, янгын куркынычсызлыгын булдыруга юнәлдерелгән чаралар уйланылган һәм гамәлгә кертелә.

 
2022 елның 31 декабреннән 2023 елның 9 гыйнварына кадәр иҗтимагый өлкә, тәүлек әйләнәсе кешеләр булган сәламәтлек саклау биналары янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше буенча тикшереләчәк.
Яңа ел бәйрәмнәре пиротехника, салютлардан башка гына узмый. Әмма аларны кулланганда, билгеле бер тапләпләрнең үтәлүе мөһим. Янгын күзәтчелеге буенча Әлки һәм Спас районнарының баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәре үтә торган залларда ут һәм пиротехника кулланып чыгышлар ясалмаска тиеш. Ә пиротехника эшләнмәләрен куллану өчен мәйдан торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, күп кеше булган объектлар чигеннән, автомобиль юлларыннан 50 метр, сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектларыннан (автомобиль юллары гына искәрмә), ягулык-энергетик комплексы чикләреннән 500 метр ераклыкта әзерләнергә тиеш. 
Яңа ел чарасы үтәр алдыннан җитәкченең бинаны, эвакуация юлларын һәм ишекләрен аларның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе буенча яхшылап тикшерүе зарур. Янгын сүндерү җайланмалары, элемтә һәм янгын автоматикасы төзек булуы таләп ителә. 
Чыршы нык нигезгә урнаштырылсын, ул чыгу юлын томаламасын. Аның ботаклары дивар һәм түшәмнән, ким дигәндә, бер метр ераклыкта булуы, гирляндалардагы лампочкаларның куате 25 Вт тан артмавы мөһим. 
Чыршы бәйрәмендә балаларга да, зурларга да мамык, кәгазь, марля һәм башка җиңел ут каба торган материалдан тегелгән костюмнар кию тыела. 

 

Янгын чыга калса, балалар учреждениесенең һәр хезмәткәре түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:
1.    Тиз арада ул хакта янгын бүлегенә хәбәр итәргә (шул ук вакытта ул учреждениенең адресын, янгын чыгу урынын, шулай ук үз вазыйфасын һәм фамилиясен әйтүе мөһим);
2.    Кешеләргә янгын чыгуын хәбәр итү системасын кабызырга, эвакуация планына ярашлы рәвештә, бинадан балаларны чыгарырга;
3.    Янгын турында балалар учреждениесенең җитәкчесенә яисә аны алмаштырган хезмәткәргә хәбәр итәргә;
4.     Янгын бүлекчәләрен каршы алуны оештырырга, учреждениедә булган әйберләр белән, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, янгынны сүндерү чараларын күрергә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев