Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Янгын кисәткеч урнаштырыгыз

Янгынны тиз арада ачыклаучы заманча җайланмалар арасында автоном төтен янгын хәбәргечләре беренче урынга чыга.


Әлеге җайланмалар, чыннан да, кешеләр гомерен саклап кала! Шуны әйтергә кирәк: әлеге янгын хәбәргечләрен билгеле бер шөгыльләре булмаган, исерткеч эчемлекләрне кулланырга яратучы, начар тормыш рәвеше алып баручы кешеләр яшәгән шәхси яисә күпфатирлы йортларда урнаштыру аеруча нәтиҗәле. 
Чыннан да, өйдә автоном янгын хәбәргече урнаштыру юлы белән ут чыгуын вакытында белеп алып, нәтиҗәдә кешеләрнең һәлак булуына, матди зыян килүгә юк куймаска мөмкин. Бүгенге көндә ул — фатир һәм йортларны янгыннан саклауның иң нәтиҗәле ысулы. Автоном төтен янгын хәбәргечләре әз генә төтен чыгуга да сизгер һәм алар тавыш чыгарып, вакытында хуҗаларын куркыныч янавы хакында хәбәр бирергә сәләтле. 
Җайланма махсус оешманың тикшерүен сорамый, интерьерны бозмый, бүлмәнең түшәменә шөрепләр ярдәмендә беркетелә һәм батарейкалар ярдәмендә эшли. Аны торак йортка гына түгел, фатир һәм гаражларга да урнаштырырга мөмкин. 

Рәдис Инсапов, Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшчәнлек буенча бүлеге җитәкчесе, эчке хезмәт майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев