Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Янгын куркынычсызлыгы

Янгын хәбәрләгечен кулланыгыз

Үзеңне һәм якыннарыңны янгыннан саклауның бер ысулы – шәхси йортларда автоном янгын хәбәрләгечләре урнаштыру. Алар йөзләрчә кешенең гомерен саклауда үзләренең нәтиҗәле булуларын дәлилләде.

Җайланманы үзең урнаштырырга да була. Моның өчен аның җыелмасындагы махсус беркеткечләрне кулланырга кирәк.
Нинди төре сатып алынуга карап, хәбәрләгечне һәр 30 квадрат метрга берне генә булса да урнаштырырга кирәк. Дивардан, ким дигәндә – 10 см, почмактан 50 см һәм аннан артыграк ара калдырылса яхшы.


Автоном янгын хәбәрләгеченә кояш нурлары төшмәсен, чөнки кире очракта, ул аның эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаячак.
Һәр җитештерүче җайланма белән бергә аны урнаштыру һәм хезмәт күрсәтү, шулай ук алмаштыру буенча күрсәтмәсен дә куйган була. Берничә ел куллангач, һәр хәбәрләгечне дә алмаштырырга кирәк. Чөнки ул гамәлдән чыгарга мөмкин.


Янгын хәбәрләгечен интернеттагы һәм җайланмалар сатылучы махсус кибетләрдән дә сатып алырга була. Аның бәясе кыйммәт түгел: уртача алганда – 500 сум.
Автоном янгын хәбәрләгече – гади җайланма, әмма ул янгыннан саклый ала. Төтен чыга башлауга ук, хәбәрләгеч кычкыра башлый, шулай кешеләргә ул бүлмәдә куркыныч тууын хәбәр итә.
 Рәдис Инсапов, Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев