Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Янгынга каршы тәртип кагыйдәләрендәге үзгәрешләр гамәлгә керде

1 марттан янгынга каршы тәртип кагыйдәләрендәге үзгәрешләр гамәлгә керәчәк.

 
Тораклыкларда янгын куркынычсызлыгын көчәйтү һәм табигый ландшафттан ут сикерүен булдырмас өчен, урман һәм торфлы җирдән корылмаларны аеручы минераллы ара киңлеге 1,4 метрга кадәр арттырылган. 
Ишегалдында чүп-чар яндыру һәм ачык утта ризык пешергәндә үтәлергә тиешле янгын куркынычсызлыгы таләпләре гадиләштерелгән. Шәхси кишәрлекләрдәге кипкән үләнне корылмалардан, ким дигәндә, 15 метр ераклыкта яндырырга  рөхсәт ителә. 
Мангал йорттан 5 метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш. 
Бәла-каза килгәндә чыгу урыны булган подвал тәрәзәләренә һәм аның каршысындагы чокырга тимер рәшәткә куярга, эвакуация юллары һәм ишекләрен томаларга ярамый.
Хлопушка һәм бенгаль утларын кулланганда, махус инженер-техник чаралар куллану соралмый. 
Күп балалы гаиләләр һәм социаль яклауга мохтаҗ кешеләрнең өйләренә янгын чыгуын хәбәр иткечләр дә куелырга тиеш.
Рәдис Инсапов,
янгын күзәтчелегенең Әлки һәм Спас районнары буенча инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев