Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Каракүл авылының шәхси йортында янгын чыккан

16 гыйнварда Каракүл авылының шәхси йортында янгын чыккан.

 Янгын нәтиҗәсендә бер бүлмәгә зыян килгән. Янгын чыгуның сәбәбе – тәмәке тартканда йорт хуҗасының саксыз эш итүе.

Янгын күзәтчелегенең Әлки һәм Спас районнары буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов көнкүрештә электр, җылыту җайланмаларын, ягу мичләрен кулланганда, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәклеген искә төшерә. Өй эчендә тәмәке тарту да (исерек килеш бигрәк тә) бәла чыгу сәбәбенә әйләнә. Кешеләр һәлак булуга китергән янгыннар, нигездә, нәкъ менә исерек килеш саксыз рәвештә тәмәке трату нәтиҗәсендә чыга да. Үзегезне дә, якыннарыгызны да янгыннан саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев