Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Әлки районы Чуаш Борнае авылында мунчага ут каба

Чуаш Борнае авылындагы бер хуҗалыкта кара мунча ягу теләге тормышка ашмый кала. 

 
Мич җайланмасы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, мунчага ут каба. Дөрес, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, кул астындагы әйберләр белән утны сүндерергә өлгерәләр. Әмма якындагы башка корылмаларга ул зур куркыныч тудыра әле. Ут башка йорт-җиргә күчмәсен өчен, коткаручылар мунчага су сибә. Аннары куркуга калган авыл кешеләренә янгын чыкмасын өчен, нинди саклану чараларын күрергә кирәклеген тагын бер тапкыр аңлатып та китәләр. 
Соңгы елларда кайбер кешеләрнең яңадан элеккечә кара мунча салуы ишетелә башлады. Чөнки мөрҗәсез ягылган мичтән соң бүрәнәләргә ягылган корым һаваны йогышсызландыра, ул сәламәтлек өчен файдалы дигән сүзләр йөри. Әмма мунчаны элеккечә салган очракта да, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү мөһим, ди янгын сүндерүчеләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев