Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Рәдис Инсапов Иске Матак мәктәбе укучылары белән очрашты

Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов Иске Матак мәктәбе укучылары белән очрашты.

 
Ул анда янгын чыга калса, үзеңне ничек тотарга, нәрсәләр эшләргә кирәклеген укучыларга аңлатты. Аннары мәктәп бинасыннан эвакуация оештырылды. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен ныгыту максатыннан, Рәдис Инсапов “Янгын куркынычсызлыгы нигезләре” дип аталган дәрес тә үткәрде. Анда балалар табышмаклар чиште һәм янгын куркынычсызлыгы темасына танып-белү бәйге-уенын уйнады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев