Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелә

2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелә.

Премьер-министр Алексей Песошин Республика Министрлар Кабинетының шуңа ярашлы карарына кул куйган инде. Әлеге вакыт аралыгында 1-3 дәрәҗә куркынычтагы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыяла. Шулай ук ачык мәйданнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме арта. Канунны бозучыларга штрафлар күләме: халыкка - 20 000 сум, вазыйфадагы затларга – 60 000 сум, шәхси эшмәкәрләргә – 80 000 сум, хакими затларга 800 000 сум тәшкил итәчәк. Янгын күзәтчелегенең Әлки һәм Спас районнары буенча  баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов, Яңа ел күңелле үтсен өчен, халыкны янгын куркынычсызлыгының бар таләпләре дә үтәргә чакыра.
Рәдис Рәис улы шулай ук район кешеләрен һәм кунакларны якынлашучы яңа 2023 ел белән котлый һәм һәркемгә дә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иң зур хыялларының чынга ашуын тели. 
Рәдис Инсапов, Янгын күзәтчелегенең Әлки һәм Спас районнары буенча  баш дәүләт инспекторы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев