Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Янгын куркынычсызлыгы

Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус тәртип кертелде

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 10 апрелендәге “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус тәртип кертү турындагы” 212 нче карары белән 14 апрельдән 11 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус тәртип кертелде.


Исегезгә төшерәбез: әлеге вакыт аралыгында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен, административ җаваплылык җәзасы күләме 2 тапкыр арта


гади кешеләр өчен – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
вазифаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
хокукый белеме булмаган килеш эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
хокукый затларга – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр. 


Быелгы янгынга каршы махсус тәртипнең үзенчәлеге – бу чорда учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, кипкән үлән, шулай ук чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук урманда, башка табигать урыннарында янгын чыгару куркынычы тудырган тораклыкларда, балалар ялы һәм сәламәтләндерүе алып барылган оешмаларда, кешеләрнең урманнарга якын бакчаларында (бакчачылык ширкатьләрендә), икътисад объектларында янмый торган савытларда (мангал, кыздыргычлар), башка җылыткычларда да ризык әзерләү өчен ачык ут куллану рөхсәт ителми. Монда бары тик җәмәгать туклануы (ресторан, кафе, бар һәм башкалар) ишегалларында кулланылган мангал һәм башка җайланмалар гына искәрмә була. 
Моннан тыш, урманда һәм башка табигать урыннарында, янгын чыгару куркынычы тудырган авылларда, балалар ялы һәм сәламәтләндерүе өчен каралган оешма, шифаханәләр ишегалларында, бакчачылык җәмгыятьләрендә, шулай ук икътисад объектларында, урманлыкларда, аларга якын булган ачыклыкларда, торфлы урыннарда куркынычлылык дәрәҗәсе 1-3 дип исәпләнгән пиротехника эшләнмәләрен дә кулланырга ярамый.
Рәдис Инсапов, Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев