Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

10 июньдә балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә район Сабан туе үткәрелә

10 июньдә, шимбә көнне, “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә район Сабан туе үткәрелә.


Бәйрәм программасында: 
хезмәт алдынгыларын, 
кыр һәм ферма 
уңганнарын хөрмәтләү; 
татарча көрәш; 
ат чабышлары; 
колгага менү, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык сугышы һәм башка традицион уеннар; 
спорт ярышлары; 
сәнгать осталары концерты. 9 июньдә кичке Сабантуй була. 
Сабан туенда җәмәгать туклануы предприятиеләре, сәүдә нокталары халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Балалар өчен күп төрле аттракционнар эшләячәк. 
9 һәм 11 июньдә район авылларында Сабантуйлар узачак. 
Сабан туена  кунакларның милли киемнәрдән килүләре хуплана. Әйтик, ирләр өчен – камзул, түбәтәй, хатын-кызларга – калфак, камзуллар бик килешле булыр иде. Район Сабан туе 10 сәгатьтә башлана.
Милли бәйрәмебез Сабан туена рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар, кунаклар! 
Реклама. 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев