16 февральдән 1 мартка кадәр “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы үтә
Районда 16 февральдән 1 мартка кадәр “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы үтә.
Максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык каешларын куллануларына кагылышлы административ канун бозуларны ачыклау, андый хәлләрне булдырмау. Бу турыда ЮХИДИнең Әлки бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы, полициянең өлкән лейтенанты Риназ Җиһаншин хәбәр итә.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тагын бер тапкыр искә төшерә: РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пунктына ярашлы рәвештә, куркынычсызлык каешларын йөртүче үзе дә эләктерергә, юлчыларыннан да шуны ук таләп итәргә тиеш. Әлеге кагыйдәне бозган өчен, 1500 сум штраф каралган.
Шуны онытмагыз: куркынычсызлык каешы башка кагыйдәләрне үтәгәндә: тизлек режимын саклаганда, куркыныч маневрлар ясамаганда, исерек килеш рульдә бармаганда нәтиҗәле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев