Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2023 елга аяк басканда сезгә иң кайнар котлауларымны һәм изге теләк-ләремне иреш-терәм

Хөрмәтле әлкилеләр, кадерле якташлар!

 
2023 елга аяк басканда сезгә иң кайнар котлауларымны һәм изге теләк-ләремне иреш-терәм.
Яңа ел якынлашканда барыбызны да һәрчак иң матур хисләр, якты уйлар биләп ала. Сабый чактагы сыман, без аны шатлык-сөенеч, өмет һәм зур дулкынлану белән көтәбез. Бар начар уйлар, күңелсез хәлләр иске елда калсын иде, уңышларыбыз, шатлыкларыбыз алдагысында дәвамлы булсын дип теләкләр телибез. 
2022 ел – районыбыз өчен зур сынаулар елы буларак истә калыр. Бердән, без узып баручы елда да яман чир коронавирус белән көрәшеп яшәргә мәҗбүр булдык. Шөкер, халык та бу йогышлы авырудан сакланырга кирәклеген аңлап, тиешле таләпләрне үтәде, медицина белгечләре дә олы батырлык үрнәге күрсәтеп хезмәт куйдылар.
Район халкының бердәмлеге  Украинада барган махсус операция мәсьәләсендә тагын бер кат зур чагылыш тапты.  Россия иминлеге өчен барган хәлиткеч көннәрдә әлкилеләр хәрбиләребезгә, авыр хәлдә калган республикалар халкына гуманитар ярдәмнәр җыеп озаттылар. Мин бу игелекле эштә читтә калмаган һәркемгә йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләремне җиткерәм.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә исә 2022 елда без зур уңышларга ирешә алдык. Басулардан 130 мең тоннага якын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы уңыш җыеп алынды. Алдагы ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк маллар өчен азык запасы тупланды. Азык  утарларына 90 мең тоннага якын сыйфатлы  сенаж һәм 120 мең тоннага  якын силос салынды. Киләсе ел өчен  игенчеләребез 21,6 мең гектар мәйданда уҗым культуралары  чәчтеләр.
Терлекчелектә дә  матур хезмәт үрнәкләребез бар. Район фермалары, комплексларында 10 мең 900 савым  сыеры  исәпләнә. Әлкилеләр һәр көнне эшкәртүчеләргә 150 тонна сөт  озаттылар. Бүген сөт җитештерү  алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда, 115 процент тәшкил итә. Ит җитештерү өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр шактый.
Көндәлек хезмәте белән уртак эшкә үз өлешен керткән райондашларыбызның һәммәсенә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Киләсе 2023 ел иҗади һәм нәтиҗәле хезмәт һәм яңа уңышлар чоры булсын иде!
Кадерле райондашлар! Ихлас күңелемнән сезне Яңа 2023 ел белән тәбрик итәм. Бу ел һәр өйгә шатлык-куанычлар, муллык, бәхет алып килсен. Гаиләләрдә иминлек, мәхәббәт, җитешлек тантана итсен. Балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендереп торсын, туганнарыгыз, якыннарыгыз сау-сәламәт булсын. Барлык өметләрегез, хыялларыгыз тормышка ашсын!
Һәммәгезгә дә күтәренке рух, алга куелган планнарыгызны тормышка ашыру өчен көч һәм энергия телим. Бәхет, нык сәламәтлек сезгә! Яхшы кәеф һәм күңел тынычлыгы ел әйләнәсе сезнең белән юлдаш булсын!
Александр Никошин, 
муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев