2025 елда медиа тармагында хезмәт хакы 20% ка арткан
2025 елда медиа тармагында хезмәт хакы 20% ка арткан, әмма барыбер Татарстан Республикасы буенча уртачадан түбән кала
Татарстанның медиа тармагында хезмәт хакы 2025 елда 20% ка арткан һәм якынча 65 мең сум тәшкил иткән, бу республика буенча уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк, ул 86 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышында аның җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хәбәр итте, дип яза Татар-Информ.
"2025 елда тармак буенча уртача хезмәт хакы, НДФЛны исәпкә алып, 65 764 сум тәшкил итте. 2024 ел белән чагыштырганда, 52 096 сум, 20% ка үсеш күзәтелә. Шул ук вакытта бу республика буенча уртача хезмәт хакыннан шактый кимрәк, ул 86 мең сум тәшкил итә», – дип белдерде ул.
Тармакта хезмәткәрләр саны да кими бара. 2014 елдан ул 30% тан артыкка кимегән. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең уртача яше 44 яшь, дип өстәде Сәлимгәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев