Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​23 март-5 апрель көннәрендә “Язгы каникуллар” дигән масштаблы чара үткәрелә

​​​​​​​23 март-5 апрель көннәрендә балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүен кисәтү максатында “Язгы каникуллар” дигән масштаблы чара үткәрелә.

 

Агымдагы елның ике аенда республика юлларында 41 авария теркәлеп, аларда ике бала һәлак булды, 42 се җәрәхәтләнде. Авариягә эләгүче балаларның күбесе җәяүлеләр. Ел башыннан бирле шундый 22 һәлакәт теркәлде, аларда бер баланың гомере өзелде, 21 бала яраланды. Пассажир балалар катнашындагы 18 юл-транспорт һәлакәтендә бер нәни пассажир үлде, 20 бала тән җәрәхәтләре алды.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре балаларны җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькәчә, арткы утыргычта 7 яшькәчә махсус креслода йөртүне таләп итә. Әмма дәүләт автоинспекциясе арткы урындыкта да балаларны креслода 12 яшькәчә йөртергә киңәш итә. Аннан зуррак балалар куркынычсызлык каешы кулланырга тиеш.

Республика ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү юнәлешендә актив эшлиләр. Узган елда шундый 13 мең бозу кисәтелгән булса, быелның ике аенда бу сан 1,5 меңнән артты. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.23 статьяның 3 нче бүлеге нигезендә мондый бозулар өчен гаеплене 3 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган.

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый – алар турында мәгълүмат мәктәпләргә тапшырыла.

Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Рәис Сафин юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне бик игътибарлы һәм сак булырга өнди, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә кирәклекне искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев