Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

27 сентябрь –Тәрбиячеләр көне

Киң күңелле, эчкерсез, олы йөрәкле һәм балаларны ихлас күңеленнән яраткан кеше генә тәрбияче булып эшли аладыр, минемчә.

Гомерен сабыйлар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары салуга багышлаган әлеге изге һөнәр ияләре безнең районыбызда да байтак.  Мәгариф бүлеге методисты  Гөлгенә Билалова сүзләренә караганда, районда 25 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 2 филиал эшли, аларда 514 бала тәрбияләнә. Балалар бакчаларында бүгенге көндә 132 белгеч хезмәт итә. Шуларның 24е – мөдир, 60ы – педагогик хезмәткәр һәм 48е – кече тәрбияче. 

Район үзәгендә 4 балалар бакчасы бар. “Салават күпере” –  шулар арасында иң яше. 2014 нче елда ачылган ул. Бакчага 50 бала йөри, 4 төркемдә тәрбияләнә алар. 

–     Бакчабыз бүген кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. 21 кешелек көчле коллективыбыз алга куелган бурыч-максатларны тормышка ашырырга сәләтле. Татар теле, музыка белгечләребез дә булу – безнең өчен бик мөһим һәм сөенеч. Арабызда педагогик стажы 25-30 ел булганнар да, хезмәт юлын яңа гына башлаганнар да бар. Димәк,  тәҗрибәле остазлар белән заманага ияртә алырдай яшьләр иңне-иңгә куеп эшли ала дигән сүз, – дип, куанып һәм горурланып сөйләп китте мөдир вазифасын башкаручы Гөлия Габитова. Биредә эшләвенең  10 нчы елына (педстажы –19 ел) аяк баскан бу тынгысыз җан  бакчадагы һәркемгә, һәр эшкә бары тик уңай яктан гына бәя бирде. Аныңча, һәр хезмәткәр үз эшен тирәнтен аңлый, балалар да биредә иң-иңнәр, хәтта ата-аналар да бар яктан да үрнәк куярлык. 
Ә бүген безнең хезмәт еллары саллырак булганнарга тукталып үтәсе килә. 

Мәктәпкә әзерлек төркемендә – 15 сабый. Тәҗрибәсе зур булган тәрбиячеләре Вера Родионова белән ниләр генә башкармый алар?!  25 ел гомерен балаларга багышлаган әлеге педагог тылсымчы кебек минут эчендә әллә кемнәргә әйләндереп бетерә бу нәниләрне. Без килгәндә дә,  алда торган ике зур бәйрәм: Өлкәннәр һәм Тәрбиячеләр көненә әзерлек максатыннан, артистларга әверелеп,  сәнгать дөньясына чумган иделәр. 

–     Алтын куллы тәрбияче ул. Бакчабыз диварларындагы һәр рәсем, картина,  фанераларда ясалган күренешләр – барысы да аның могҗизалары, – дип  таныштырды тәрбияче белән  Гөлия Марат кызы, стеналардагы “тере” әкият геройларына төртеп күрсәтеп. 

–     Бу талант кайдан, рәссаммы әллә сез? –  дим Вера Петровнага, соклануымны яшерә алмыйча.

–     Юк, иҗат итәргә яратканнан барлыкка килгән шөгылем. Юхмачы мәктәбендә укытканда,  рәсем дәресләре дә алып барырга туры килде. Яратып, бөтен күңелемне биреп ясыйм, – ди ул, бернәрсәсе дә юк, дигән кебек.

–     Ә сезнеңчә, эш кайда авыррак: мәктәптәме, балалар бакчасындамы? –дип кызыксынам, мәктәп турында да сүз чыккач.

–     Һәр эшнең үз авырлыгы. Бары тик, беренче чиратта, җаваплылык тоярга, авырлыклардан курыкмаска кирәк. Балалар бакчасында сабыйлар белән эшләү хезмәтеңне үтә яратуны сорый. Нәниләр белән шөгыльләнгәндә, бар күңелеңне, җан җылыңны бирәсең,  сәләтләреңне кулланасың. Моңа алмашка аларның мәхәббәтен яулыйсың: алар сиңа өмет һәм ышаныч тулы күзләр белән карый, үз итә, – дип,  сабыйларча куанып һәм ялкынланып җавап бирде ул.


Ә менә аның уң кулы – кече тәрбияче Асия Гайнетдинованың белем һәм тәрбия өлкәсендәге еллары 30 га тулган. 18 елы мәктәптә үтсә, соңгы 12 елы бакча белән бәйле. Биредә дә ул ачылган көннән хезмәт итә. 

–     Балалар булмаган җирдә эшли алмыйм шул. Бик кыска гына вакыт аралыгында  бер-ике оешмада булып карадым, юк, минеке түгел. Һәр һөнәр үзенчәлекле,  тик шулай да балалар янында эшләү иң яхшысыдыр кебек. Менә уйлап карагыз әле, врач көн дә авыру белән очраша. Ә мин гөнаһсыз, эчкерсез сабыйлар янына киләм. Шулар бөтен күңелемә тынычлык, ял бирә. Балаларны бик яратам, аларның әти-әниләрен, хезмәттәшләремне хөрмәт итәм. Һәм бу хисләр барысы да үземә дә әйләнеп кайта, шуның белән дә бәхетлемен, – дип елмая  Асия Ибраһимовна.

Сабый күңелен алдап булмый. Кемнең кем икәнен ул бик тиз таный. Нәкъ менә шуны аңлап эш итә “Салават күпере” бакчасының тәрбиячеләре. Дус-тату, аңлашып яшәгәнгә, зур уңышларга да ирешәләр. Соңгы өч елда гына да әллә никадәр район һәм республикакүләм бәйгеләрнең җиңүчеләре дә булганнар: “Мин һәм кызыл китап”, Бәхет яшәгән гаилә”, “Мин татарча сөйлим һәм эшлим” кебек даими конкурслар белән беррәттән, 2023 елда  “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика бәйгесендә җиңеп, 500 мең акчалата бүләккә ия булулары да күп нәрсә сөйли.


Кыскасы,  бакчага йөрүче һәр сабыйга җан җылыларын биреп эшли алар. Моның шулай икәнен ата-аналар да күрә һәм тоя. Әти-әниләр белән хезмәттәшлек юнәлеше дә дөрес куелган һәм отышлы башкарыла.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: авыллардан балаларын бирегә китерүчеләр дә бар.

Гүзәлия Вафина, Югары Әлки авылы:

–    Кызым Азалия бу бакчага  икенче елын йөри. Әле өч яше дә тулмаган нәнием, беренче көннән үк биредәге һәркемне бик тиз үз итте: ияләнү чоры җиңел үтте. Ашату, балалар белән үткәрелә торган шөгыльләр, көндәлек режим, тәрбиячеләрнең балаларга мөнәсәбәте – барысыннан да канәгать без. Һәр педагог – үз эшенең остасы. Уртак тырышлыгыбыз белән кечкенә кызым 20 гә кадәр саный, берничә җыр белә, рәхәтләнеп сөйләшә, хәтта инглизчә сүзләр дә әйтә. Исән-сау эшләсеннәр генә. Бакча – балалар өчен дөрес тәрбиянең нигезе, дип исәплим. 
Ата-аналар сүзенә без дә кушылабыз. 


Районыбызның хөрмәтле тәрбиячеләре! Бәйрәмегез белән котлап, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Үз балагыздай күреп тәрбияләгән сабыйларның мәхәббәтенә, әти-әниләрнең хөрмәтенә төренеп эшләргә һәм яшәргә язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев