28 апрель - Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне
Ашыгыч ярдәм табибы – теләсә нинди хәлгә әзер, зур һөнәри белемгә ия, тиз арада карарлар кабул итә белүче һәм яхшы тоемлау, сиземләүгә ия кеше булырга тиеш.
Тарих
Беренче ашыгыч ярдәм хезмәте 1898 елның 28нче апрелендә оеша. Мәскәүнең обер-полицмейстеры боерыкка кул куя һәм аның нигезендә ике полиция бүлегенә ашыгыч ярдәм машинасы беркетелә, табиблар өчен аерым бина бүлеп бирелә. Алар тәүлек буе эшләгән.
Башта ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре юл һәлакәтләре булган урыннарга гына бара. Өйгә бару тыелган була. Димәк, бөтен кеше дә бу ярдәмгә өмет итә алмаган.
Авырулар янына табиблар беренче тапкыр 1926 елда чыга башлый.
Һөнәр турында
Ашыгыч ярдәм табибы – теләсә нинди хәлгә әзер, зур һөнәри белемгә ия, тиз арада карарлар кабул итә белүче һәм яхшы тоемлау, сиземләүгә ия кеше булырга тиеш.
Авыруның гомере һәм сәламәтлеге ашыгыч ярдәм табибының төгәл диагноз куюына һәм дөрес гамәлләр башкаруына бәйле.
Кызыклы фактлар
Шунысы кызык, машиналар бик аз заманнарда – табиблар авыруларның өйләренә килә башлаган чорда – алар коляскалы мотоциклларда йөри торган булган. Без күреп гадәтләнгән машиналар соңрак барлыкка килгән.
Районыбызның хөрмәтле ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары! Бәйрәмегез белән сезне. Авыр эшегездә уңышлар, сәламәтлек телибез. Хезмәтегез югары бәяләнсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев