30 августта район үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары булачак.
Иртәнге сәгать 8.00 дә авыл хуҗалыгы ризыклары ярминкәсе эшли башлый. Үзләре җитештергән азык-төлекне җирле җитештерүчеләр, күрше район эшмәкәрләре, мәктәпләр, фермерлар һәм предприятиеләр тәкъдим итә. Биредән ит, яшелчәләр, җиләк-җимеш, сөт ризыклары, консервалар, утын, бөртек, көрпә, печән сатып алырга мөмкин булачак.
Иртәнге сәгать 10.00 дә “Республикам минем, горурланам синең белән!” дип исемләнгән бәйрәм программасы башлана.
Программада түбәндәгеләр каралган:
– “Көз төсе” чәчәк композицияләре, “Көз осталары” декоратив-гамәли сәнгать, “Көз кәрзинендә ни бар?” яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәләре һәм башкалар.
– татар милли баш киеме калфак, чуаш милли баш киемнәре тухья, хушпу, масмаки, җитеннән рус халык күлмәген тегү буенча мастер-класслар;
– татар, рус, чуаш телендә гармунчы белән бергә халык җырлары, такмаклар башкару;
– “Балачак илендә” дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу тамашасы, “Минем Татарстан” иҗадый остаханә.
– “Әлки авазы” – өлкән яшьтәгеләрнең фестивальгә йомгак ясавы.
Кичке программа 19.00дә район үзешчәннәре чыгышлары белән башлана. Бәйрәм салюты 21.00 дә булачак, аннары яшьләр өчен дискотека оештыру каралган.
Нет комментариев