31 октябрьдә Чаллы шәһәрендә “Балалар мәсьәләсе” хокукый ярдәм көне үткәрелә
Яңалыклар

31 октябрьдә Чаллы шәһәрендә “Балалар мәсьәләсе” хокукый ярдәм көне үткәрелә

31 октябрьдә 10.00-13.00 сәгатьләрдә  Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С.М.Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә “Балалар мәсьәләсе” Хокукый ярдәм көне үткәрә. 

 
Әлеге чараның максаты – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү. Ул Яр Чаллы шәһәрендә 1 нче Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда  (Чәчәкле б-р 16) узачак. Тел.: +7 (8552)-56-91-15. Кабул итүгә язылырга кирәкми.

 


Нет комментариев