4 ноябрьдә республикада “Гаилә архивын тапшыр” бәйгесе башлана.
Яңалыклар

4 ноябрьдә республикада “Гаилә архивын тапшыр” бәйгесе башлана.

Гаилә архивы өчен – 50 мең сум

Анда һәркем катнаша ала. Моның өчен җюрига гаилә архивыннан фоторәсемнәр һәм видеодокументларның бай коллекциясен тапшырырга кирәк. Конкурсны Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты оештыра.

Бәйге ике этапта үткәрелә. 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр – муниципаль этап. Район архивына заявкаларны  быелның 27 декабренә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк. 1-31 майда бәйгенең республика этабы үтә.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә. Беренче урынга – 50 мең сум, икенче урынга – 30 мең сум, өченче урынга –20 мең сум.

Конкурс турында положение ТР Дәүләт архивы сайтында (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub 2057818.pdf) урнаштырылган.


Нет комментариев