8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне
Бәйрәмегез белән, шәфкатьле һөнәр ияләре!
8 июньдә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан шуны әйтәсе килә: районда социаль яклау учреждениеләре уңышлы гына үз бурычларын үтәп килә, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертә, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырта. Андагы хезмәткәрләр өлкән буынга, аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, ялгызларга, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калып, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көн дә ярдәм күрсәтә һәм шуның өчен бу хезмәт аеруча кирәкле һәм мөһим дә. Башкалар турында кайгырту өчен, күңел җылылыгы да, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булу да кирәк. Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, сез кеше хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрә аласыз, аларга яшәү көче бирә беләсез, шуның өчен зур рәхмәт сезгә.
Әлеге тармакның бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләре, ветераннар. Ихластан котлауларымны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, эшегездә уңышлар телим.
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев