Агымдагы елда Әлки районында күп бина тулысынча төзекләндерелде
Түбәндәге биналар тулысынча төзекләндерелде:
– Базарлы Матак урта мәктәбе;
– Әлки инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йорт;
– “Актай” яшүсмерләр клубы;
– Әлки районы башкарма комитеты;
– Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе;
– Юхмачы участок хастаханәсе;
– 5 фельдшер-акушерлык пункты (Татар Әхмәте, Яңа Үргәагар, Бибай Чаллысы, Татар Чиябашы, Чуаш Борнае авыллары);
– хәрби комиссариат;
– Алексеевск авыл хуҗалыгы көллиятенең Әлки бүлеге;
– 2 ашханә (Чуаш Кичүе, Юхмачы урта мәктәпләре).
2023 елда төзелеш һәм капиталь төзекләндерү өчен кертелгән акча 488,6 миллион сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев