Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Актай» клубында шөгыльләнүчеләр фронтка коры душ хәзерлиләр

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев яңа эшли башлаган “Актай” яшүсмерләр клубы белән танышты.

Зур кунакларны биредә шөгыльләнүче укучылар каршы алдылар. Алар яшүсмерләр клубында мәктәптән тыш вакытта нәрсәләр белән шөгыльләнүләре хакында сөйләделәр. Район яшьләр сәясәте һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Айрат Вәлиев һәм “Актай” клубы җитәкчесе Ландыш Абдуллина балаларның нинди төркемнәрдә шөгыльләнүләре хакында сөйләделәр. 

Биредә патриотик тәрбия юнәлеше буенча актив эшчәнлек алып барыла. Укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларына  хатлар язалар, рәсемнәр юллыйлар. Алар шулай ук үз куллары белән бик күп итеп блиндаж шәмнәре, коры душлар хәзерләп озаталар икән. Шулай итеп, уртак җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.

Васил Шәйхразыев укучыларның бу эшләрен бик хуплады, аларга киләчәктә район һәм республика горурланырлык яңалыкларга, югары максатларга ирешүләрен теләде. Ахырдан “Актай” яшүсмерләр клубы активистлары белән кунаклар истәлеккә фотога төштеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев